Чаллыга тагын зур автобуслар кайтты
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын зур автобуслар кайтты

Алар кайсы маршрутларда йөриячәк?

Чаллыга тагын 30 «НЕФАЗ» автобусы кайтты. Шәһәр 50 автобусны сентябрьдә алган иде. Аларның кайберләре 9нчы маршрут буенча йөри.

Хәзерге вакытта яңа автобусларны учетка куялар. Документ эшләре тәмамлангач, яңа автобуслар гамәлдәге маршрутларга чыга.

Яңа автобуслар 111 кеше сыйдыра ала. Аларда кондиционер, USB, маршрут белән читтән торып идарә итү системасы бар. 

Автобуслар «Тормыш өчен инфраструктура» һәм ТР сәнагать, сәүдә министрлыгының дәүләт программалары буенча алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Зур автобсулар Яңа маршрутлар

Нет комментариев