Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы янындагы коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән хатын хастаханәдә үлгән

"Копейка" машинасы һәм "BMW" бәрелешкән.

22 августта Татарстанның Тукай районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән хатын вафат булды.
Исегезгә төшерәбез, авария Сосновый Бор бистәсе янында була - ВАЗ-2101 һәм "BMW" машиналары бәрелешә.
"Копейка" автомобилендә "Тополь" бакчачылык ширкатенә баручы өлкән яшьтәге пар булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, сулга борылганда "копейка" йөртүчесе якын-тирәдә машиналар барлыгын карап тормаган. Шул рәвешле "BMW" машинасы белән бәрелешкән.
Машина йөртүчеләрнең икесе дә, шулай ук "Копейка" автомобиленең пассажиркасы БСМПга китерелде. Кичә 80 яшьлек хатын-кыз вафат булды.

Авария турында тулырак әлеге сылтама аша кереп укый аласыз http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/tukay-rayony-sosnovyy-bor-poselogy-tirsend-bmw-m-lada-breleshte-ber-keshe-lak-buldy

Фото: Фото: Рафит Муллаянов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп