Чаллыда хәрәкәт иткәндә машина янып киткән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрәкәт иткәндә машина янып киткән

Ир салоннан сикереп чыккан. Аңа ярдәмгә башка машина йөртүчеләр – һәлакәт шаһитлары килгән

32 яшьлек чаллы кешесе белән күңелсез хәл була. Кичә, 6.16 сәгатьтә, ул «ВАЗ-2113» машинасында М.Йосыпов урамы буйлап барганда, хәрәкәт иткәндә янгын чыккан.

Ир салоннан сикереп чыккан. Аңа ярдәмгә башка машина йөртүчеләр – һәлакәт шаһитлары килгән, алар янгын сүндерүчеләр белән бергә ялкынны сүндердергәннәр.

Янгын мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Страховка бар, хәзер зыян суммасы билгеләнә.

чыганак Челнинские известия

Фото ачык чыганаклардан

Элегрәк "Шәһри Чаллы" ОСАГО полисын алу үзгәрә дип язган иде

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев