Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда питбайк бәреп киткән 4 яшьлек бала вафат булды

Аның гомере өчен табиблар бер атна дәвамында көрәштеләр.

Бүген Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә күптән түгел шәһәр яр буенда питбайк астында калган 4 яшьлек бала вафат булды.
Табибларның тырышлыгына карамастан, баланың гомерен саклап кала алмадылар. Ул беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр аңсыз, бик авыр хәлдә булган.
Балага Республика балалар клиник хастаханәсе нейрохирургы Эльза Фатыйхова операция ясаган иде, аны Чаллыга махсус санавиация вертолетында китергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте Табеев яр буеннан ерак түгел 26 августта булды. Бала 16 яшьлек энесе белән урамда йөргән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига