Чаллыда инженер мошенникларга бер млн сум акча күчерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инженер мошенникларга бер млн сум акча күчерде

Куркынычсызлык хисабы капкын булып чыкты

Чаллыда 19 яшьлек инженерына өсте-өстенә шалтыратканнар. «Белгечләр» аңа акчаларын саклап калу кирәклеге турында кисәтәләр. Шалтыратучылар басымы астында егет аларның киңәшенә колак салып, «куркынычсыз» хисапка 1 миллион 175 мең сум акча күчерә.

Барлык күрсәтмәләр үтәлгәч, мошенниклар белән телефонны алмый башлыйлар. ЗЯБ бистәсендә яшәүче үзенең мошенниклар  корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылды. Хокук саклау хезмәткәрләре сөйләшүләрнең Кырым, Брянск өлкәсе, Пермь һәм Ставрополь крайларында теркәлгән телефон номерларыннан алып барылуын ачыклады. 
 


сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев