Шимбә көнне Чаллыда диспансеризация үтәргә була
Яңалыклар тасмасы

Шимбә көнне Чаллыда диспансеризация үтәргә була

Атна саен.

Ноябрь аенда Чаллы поликлиникаларында «Сәламәт шимбә» атна саен үтүче акцияләр уза. Шимбә, 21 һәм 28 ноябрьдә, 5 декабрьдә иртәнге сәгать 9.00дан 13.00га кадәр шәһәрнең барлык поликлиникаларында эштән сорамыйча һәм гадәти планнарны үзгәртмичә медицина тикшерүе узып була. 

Язылусыз йөрәк һәм үпкә хроник авыруларын, шикәр чирен һәм онкологияне иртә стадиядә ачыклауга юнәлдерелгән комплекслы тикшеренүләр узарга мөмкин. 18 яшьтән 39 яшькә кадәргеләр – диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән башлап ел саен үтә ала.
 


диспансеризация

Нет комментариев