Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары 50 % кимеде

Чаллыда җәмәгать тәртибен саклауда муниципаль хезмәткәрләр һәм яшьләрнең хокук саклау хәрәкәте "Форпост" зур ярдәм күрсәтә. Бу хакта эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искандрова белдерде.

Чарада шулай ук "Форпост" үзәге башлыгы Айрат Сагдеев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең жәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Румил Гыймадиев һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты каршындагы жәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Мөдәрис Миңнегалиев та катнашты.

- "Форпост" хокук саклау хәрәкәте яшьләр арасында зур кызыксыну уята. Бүгенге көндә анда 300 дән артык егет-кыз катнаша. Алар балигъ булмаган балалар белән эшләүче инпекторлар белән дә хезмәттәшлек итәләр, шәһәр чараларында тәртипне саклауда да үз өлешләрен кертәләр. Аларның эшен күреп, иҗтимагый берләшмәгә, хәтта, исәптә торган яшүсмерләр үзләре үк керә башлый. Хокук бозучы яшьләргә начарлык турында үз яшьтәше сөйләгәндә үтемлерәк була. Бәлки, шуның аркасында да без балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очракларының кимүен күзәтә башладык. Мисал өчен, агымдагы елның ике ае эчендә генә дә мондый төр җинаять эшләре 50% кимеде, - дип сөйләде Римма Искандрова.

"Форпост" үзәге башлыгы Айрат Сагдеев билгеләп үткәнчә, хәрәкәткә барлык мәктәп, югары һәм урта белем уку йортларында язылырга була. Гаризаларны шулай ук 2/04 адресы буенча 4 нче фатирга килеп тә бирергә мөмкин. Урта белем бирүче учреждениеләрдә балигъ булмаган "Форпост"чылар күбрәк хокук бозуларны булдырмау буенча пропаганда чаралары алып баралар. Югары һәм һөнәри уку йортларында - куркынычсызлык хезмәтендә эшлиләр. Алар рейдларда, шәһәр күләмендә үткәрелүче күңел ачу һәм спорт чараларында да катнашалар. Быел алар, полиция хезмәткәрләре белән бергә, 14 зур бәйрәмдә куркынычсызлыкны кайгырттылар. Моннан тыш "Форпост"чылар спорт, социаль, патриотик чараларда да актив катнашалар. Мәсәлән, быел Е.Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте студенты Михаил Глушков һәм "Советлар Союзы герое Никита Кайманов имесендәге кадетлар мәктәбе"нең укучысы Алексей Сорокин "Җиңүгә йөз тотып! (Равнение на Победу!)" исемле Халыкара яшь патриотлар слетыннан яхшы күрсәткечләр белән кайттылар. Михаил Глушков - исемле грамота, ә Алексей Сорокин медаль белән бүләкләнде. Шәһәребез "Форпост"чыларының җиңүләре икеләтә куаныч, чөнки алар ярышта респбуликабызның исемен дә якладылар. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты һәм Яр Чаллы педагогия университетының студентлары имин булмаган гаиләләргә ярдәм итәләр. Якынлашып килүче мәктәптәге каникулларда да "Форпост" берләшмәсенә йөрүче яшьләр шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны кайгыртачаклар.

Чагыштырмача яңа оештырылган муниципаль хезмәткәләр бүлеге дә иҗтимагый тәртипне саклауда өлеше зур. Узган елны алар ярдәмендә 150 җинаять эше ачыкланган һәм 2000 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Яр Чаллыда бүгенге көндә 194 муниципаль хезмәткәр бар. Алар балигъ булмаган балалар белән, торак секторында һәм патруль-пост хезмәтендә эшлиләр. Шулай ук җинаятьчеләрне, наркотик матдәләрне эзләүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Мисал өчен быел муниципаль хезмәткәрләр ярдәмендә 6 эзләнүдә булган җинаятьче тотылган, 10 урланган кесә телефоны кайтарылган һәм 895 административ штрафлар язылган. Румил Гыймадиев билгеләп үткәнчә, шәһәрдәшләребез иҗтимагый берләшмәләргә зур кызыксыну күрсәтәләр. Күпләргә, анда катнашу киләчәктә тормышын полиция хезмәте белән дә бәйләргә ярдәм итә.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев