Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребездән Халыкара корылтайга делегатлар сайланды

Чаллыда иҗтимагый совет утырышы булды. Анда Татарстан икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты. Утырышта Татарстан халыклары корылтаена 43 делегаттан торган исемлекне бертавыштан расладылар.

Татарстанда яшәүче халыклар корылтаеның беренчесе 1992 елда республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган иде. Икенчесе 2007 елда узды. Анда корылтай делегатлары Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясен раслаган иделәр.

Быел апрельдә булачак корылтайда Татарстанда яшәүче 173 милләт вәкиле катнашачак. Әлеге чара алдына зур бурычлар куела - анда 10 елга дәүләт һәм мунициаль органнары эшчәнлеге нигезенә салыначак карарлар кабул ителәчәк.

Иҗтимагый совет рәисе Райчка Ипеева Чаллыдан кандидатлар исемлеген игълан итте. Делегация составында Чаллының мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов, җырчы Федор Кузнецов, "Кавказ-Чаллы" ансамбле җитәкчесе Дени Абрамашвили, шәһәребездә яшәүче әрмән, удмурт, башкорт, чәчән, мари һәм башка милләт вәкилләре бар. Исемлек бертавыштан расланды.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова мондый чараларның мөһимлеген ассызыклады. "Халыклар дуслыгы Татарстанның һәм шәһәребезнең төп байлыгы. Аллага шөкер, бездә барлык милләт вәкилләре дус, тату яши. Киләчәктә дә дуслык дәвам итсен өчен бергәләп эшләргә кирәк. Иң мөһиме: кайда гына яшәмәсеннәр, барлык милләтләр үз халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын яхшы белергә һәм үстерергә тиешләр. Татарстанда һәм Чаллыда мөмкинлекләр җитәрлек. Халыклар дуслыгы йортлары бар, якшәмбе мәктәпләре уңышлы эшли", - диде ул.

"Кавказ-Чаллы" үзешчән коллектив җитәкчесе Дени Абрамашвили: "Мин 80нән артык милләт вәкиле яши торган Чаллыда гомер итәм. Бер кайчан да биредә үземне чит кеше итеп тоймадым. Шәһәр һәм республика җитәкчеләренә, халыкка рәхмәт", - ди ул.

ТР Икътисад министры Артем Здунов корылтай делегатларына уңышлар теләде. "Алгарышлы үсеш территориясе статусына ия булгач, Чаллы яңа импульс алды. Шундый күп якташлык җәмгыятьләре булган Чаллы миллион кеше яши торган шәһәргә әйләнәчәк. Бүгенге көндә биредә якын чит илләрдән кешеләр яши. Аерым икътисадый шартлар тудырылгач, монда ерак чит ил кешеләре дә яшәр", - диде ул.

Корылтай делегатларының телләре төрле булса да, теләкләре уртак: күкләребез аяз, илебез имин булсын, барлык милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату яшәсеннәр. Аларның бу теләге Аллаһы Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килсен.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев