Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Франциядә – коточкыч фаҗигә

Кичә Франциянең Ницца шәһәрендә Бастилияне алу бәйрәменә җыелган халык өстенә йөк машинасы килеп кергән. Һәлакәт салют вакытында, төнге унберләр (Мәскәү вакыты белән 00 сәгать) тирәсендә булган. Йөртүче фейерверкны күзәтүче халык өстеннән рулен төрле якларга боргалап берничә йөз метр барган.

Моннан тыш ул кабинадан чыгып җыелган халыкка ата да башлаган. «Le Figaro» газетасы автомобильдә утлы корал һәм гранаталар табылган дип яза. Теракт вакытында Россия гражданины да һәлак булуы мәгълүм, тагын берсе тән җәрәхәтләре алган дип хәбәр итә РИА. Видео - https://www.youtube.com/watch?v=5imw6ZhXuCk

Өч россияленең язмышы әлегә билгесез. Кабинада табылган документлардан чыгып, терактны чыгышы белән Тунистан булган 31 яшьлек Франция гражданины эшләве хәбәр ителә. Ул урында полиция тарафыннан атып үтерелә. Франция Президенты Франсуа Олланд теракт вакытында барлыгы 84 кеше һәлак булуын, алар арасында балалар да булуын белдергән. 26 июльгә кадәр илдә гадәттән тыш хәл дә игълан ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев