Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хокук сакчылары кисәтә

Соңгы вакытларда кесә караклары активлашты. Алар арасында төрлеләре бар: кайсылары Чаллы кешеләре, икенчеләре читтән килүчеләр. Быел полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән 4 кесә карагы тоткарланды. Аларга карата җинаять эше ачылды. Былтыр исә берсе 4 елга рәшәткә артына озатылды. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, кесә караклары шәһәрдә күп булмаса да, алар кырын гамәлләрен кыла...

Соңгы вакытларда кесә караклары активлашты. Алар арасында төрлеләре бар: кайсылары Чаллы кешеләре, икенчеләре читтән килүчеләр. Быел полиция хезмәткәрләре тырышлыгы белән 4 кесә карагы тоткарланды. Аларга карата җинаять эше ачылды. Былтыр исә берсе 4 елга рәшәткә артына озатылды. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, кесә караклары шәһәрдә күп булмаса да, алар кырын гамәлләрен кыла тора. Җинаятьчеләрнең корбаны булмас өчен нишләргә соң? Бу сорау белән Чаллы эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге хезмәте җитәкчесе Артур Муллинга мөрәҗәгать иттек.

- Акча янчыгын беркайчан да чалбарыгызның арткы кесәсендә, киемнең тышкы кесәләрендә йөртмәгез. Гомумән, акчаларны 2-3 урынга бүлеп йөртү кулай. Шулай ук сумка яки пакетларда акча йөртүдән, ачык килеш акча янчыгын салудан сак булыгыз! Хәтта вакытлыча гына, аз вакытка да игътибар үзәгеннән җибәрмәгез: караклар үз эшен бик яхшы белә.

- Автобуска яки ГАЗельгә утырганда, шулай ук җир асты кичүеннән менгәндә сумка яки пакетыгызны күкрәгегез турысына күтәреп, кулыгыз белән тотып керегез. Гомумән, акча янчыгы мөмкин кадәр "тирәнрәк" яшерелсен. Эчке кесәләр ябыла торган булса, тагын да яхшырак.

- Сумка яки пакетны транспортка утырганда, кулдан-кулга күчерү дә, кесә карагына кулын тыгып өлгерү өчен җай калдырмый. Акчагыз, кыйммәтле шәхси әйберләрегез караклар кулына эләкмәсен дисәгез, һәрдаим игътибарлы һәм сак булыгыз.

- Үзегезнең акчалы икәнегезне, кыйммәтле бизәнү әйберләрегез булганны күрсәтеп, башка кешене җинаятькә этәрмәгез. Гомумән, җәмәгать урыннарына, халык күпләп җыела торган җирләргә барырга туры килсә затлы киемнән чыкмагыз, гади һәм уңайлы итеп киенегез. Урлаган кеше белән бергә, аны кызыктырган кеше дә бердәй гөнаһлы бит. Шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев