Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипи-сөтне витамин белән...

Ри­зык тәм­ле ге­нә тү­гел, фай­да­лы да бу­лыр­га ти­еш. РФ Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы Рос­пот­реб­над­зор­га шун­дый та­ләп бе­лән мө­рә­җә­гать ит­кән. Хә­зер, ме­дик­лар­ның ки­ңәш­лә­ре ни­ге­зен­дә, кай­бер төр азык-тө­лек­не ви­та­мин­нар­га һәм мик­ро­э­ле­мент­лар­га ба­е­тып чы­га­ру ту­рын­да за­кон про­ек­ты әзер­лә­неп ята икән. Мон­да сүз ни­гез­дә ипи­гә, тоз­га, эчә тор­ган су­га һәм сөт ри­зык­ла­ры­на йод, ви­та­мин­нар һәм...

РФ Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гы мәгъ­лү­мат­ла­ры бу­ен­ча, бү­ген ру­си­я­ле­ләр­нең 70 про­цен­ты­ның ор­га­низ­мы­на йод җит­ми һәм егер­ме ба­ла­ның бер­сен­дә зоб ди­аг­но­зы. Бу чир ба­ла­лар­ның, үс­мер­ләр­нең акыл һәм фи­зик үсеш­лә­рен ки­ме­тә. Йод кыт­лы­гы бул­ган кө­мән­ле ха­тын-кыз­лар акыл­га зә­гыйфь ба­ла та­ба­лар. Олы ке­ше­дә йод җи­теш­мәү кал­кан­сы­ман биз һәм нерв авы­ру­ла­ры ки­те­реп чы­га­ра.

Эн­док­ри­но­лог­лар исәп­ләп чы­гар­ган­ча, ке­ше ор­га­низ­мы­на тә­ү­ле­ге­нә 150-250 мкг (1 мкг - грамм­ның мил­ли­он­нан бер өле­ше) йод ки­рәк икән, әм­ма бү­ген­ге ри­зык­лар бе­лән ул ни­ба­ры 80-100 мкг гы­на ке­рә. Хәт­та йод­ка ап­ты­ра­ма­ган ор­га­низм­га да ар­ты­гы­ның зы­я­ны юк, чөн­ки бу нор­ма көн са­ен диң­гез ба­лы­гы яки кре­вет­ка­лар ашау ке­бек ке­нә, ди ме­дик­лар.

Рос­пот­реб­над­зор ри­зык­лар­ны йод­тан тыш, каль­ций, ти­мер, ви­та­мин­нар бе­лән дә ба­е­тып чы­га­рыр­га план­лаш­ты­ра, хә­зер­ге ва­кыт­та алар­ның исем­ле­ге тө­зе­лә икән. Бү­ген ил­дә өл­кән яшь­тә­ге ха­лык­ның 30 про­цен­ты ос­те­о­по­роз чи­рен­нән ин­те­гә, ә аның төп га­еп­че­се - ра­ци­он­да каль­ций җи­теш­мәү. Ти­мер кыт­лы­гы исә аз­кан­лы­лык­ка ки­те­рә.

Сә­ла­мәт­лек сак­лау ми­нис­тр­лы­гын­да мон­дый за­кон граж­дан­нар­ның хо­кук­ла­рын чик­лә­ми, те­лә­мә­гән ке­ше­гә ви­та­мин­нар­га ба­е­тыл­ма­ган ри­зык­лар да бу­ла­чак ди­ләр. Шул ук ва­кыт­та алар­ның бә­я­лә­ре дә га­дә­ти­лә­рен­нән нык ае­рыл­ма­я­чак, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев