Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коллектор төзелеп бетәчәк

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев Чаллыда "Яшьлек" микрорайоны коллекторын төзүне тәмамлау буенча киңәшмә уздырды. Районда басымлы канализация коллекторы үткәрелгән, коелар монтажланган. Ләкин махсус робот ярдәмендә тикшерү үткәргәннән соң, кайбер урыннарда грунт сулары якын булу сәбәпле өстәге сыек катлам авырлыгыннан торбаларның бөгелүе ачыкланган. Хәзер аларны кузгатып, турайтырга...

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев Чаллыда "Яшьлек" микрорайоны коллекторын төзүне тәмамлау буенча киңәшмә уздырды.

Районда басымлы канализация коллекторы үткәрелгән, коелар монтажланган. Ләкин махсус робот ярдәмендә тикшерү үткәргәннән соң, кайбер урыннарда грунт сулары якын булу сәбәпле өстәге сыек катлам авырлыгыннан торбаларның бөгелүе ачыкланган. Хәзер аларны кузгатып, турайтырга кирәк була.

Күчмә киңәшмәдә әлеге проблеманы хәл итүнең берничә ысулы каралды. Грунтның үзенчәлекле булуына бәйле рәвештә торбаларны тулысынча ачу мөмкин булмаячагы әйтелде. Проблеманы субайлар кулланып хәл итү мөмкинлеге тәкъдим ителде. Болай эшләүнең уңышлы булачагына ышаныч бар, чөнки шундый ук ысулны куллану Түбән Камада нәтиҗәле булган.

Юрий Аляшев коллекторны төзеп бетерүне финанслауның респулика дәрәҗәсендә хәл ителүен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X