Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлмәттән Севастопольгә — велосипедта

Әлмәттә яшәүче Наталья Батаева белән Бөгелмә спортчысы Мария Коковенкова Бөек Ватан сугышы хакындагы истәлекне яңарту максатыннан илебез юллары буйлап велосипедта сәяхәткә җыена. 1 апрельдә «Сугыш көйдергән яшьлек» патриотик веломарафоны старт ала. Маршрут Әлмәттән башланып, Лениногорск, Самара, Саратов, Энгельс, Волгоград, Ставрополь, Краснодар, Новороссийск, Анапа, Керчь, Феодосия, Судак, Ялта, Евпатория аша узачак...

Әлмәттә яшәүче Наталья Батаева белән Бөгелмә спортчысы Мария Коковенкова Бөек Ватан сугышы хакындагы истәлекне яңарту максатыннан илебез юллары буйлап велосипедта сәяхәткә җыена. 1 апрельдә «Сугыш көйдергән яшьлек» патриотик веломарафоны старт ала.

Маршрут Әлмәттән башланып, Лениногорск, Самара, Саратов, Энгельс, Волгоград, Ставрополь, Краснодар, Новороссийск, Анапа, Керчь, Феодосия, Судак, Ялта, Евпатория аша узачак һәм Севастопольгә кадәр җитәчәк. Финиш шунда була, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".

Веломарафонны оештыручы һәм үзе дә шунда катнашучы Наталья Батаева сүзләренчә, алар марафонга узган елның җәеннән үк әзерләнә башлаган. Кызганычка каршы, аларга кушылырга теләк белдерүчеләр генә аз булган. Үтәргә тиешле 3000 чакрым юл озынлыгы куркыткандыр, мөгаен.

Велосипедчылар юлда 45 көн булачак. Уникаль сәяхәт 5 майда төгәлләнә. Герой-шәһәр Севастопольдә Татарстан спортчыларын тантаналы төстә кабул итәргә тиешләр.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев