Радий Кадиков: «Коллапс ясарга кирәкми»
Автомобильләр хәрәкәтенә комачаулаучы йөк машиналары хуҗаларын җаваплылыкка тартачаклар.
Иртәнге якта Чаллының беренче автомобиль юлында, М.Җәлил проспектында, Минзәләгә таба шәһәргә керү һәм чыгу юлларында зур бөкеләр хасил булды. Сәбәбе юл читендә тезелеп киткән йөк машиналары белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, буран булу сәбәпле, М-7 трассасын яптылар. Йөк машиналарын һәм автобусларны Чаллыдан чыгармыйлар (моннан укы). Трасса һава торышы үзгәргәч кенә ачылачак, ди шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков.
"Уфа, Казанга юл тотучы йөк машиналарын һәм автобусларны чыгармыйбыз. Әмма шәһәргә кертәбез. Авыр хәлдә кунакчыл була белергә кирәк. Дөрес, проблема барлыкка килде - шофёрлар машиналарын юл читендә калдыралар. Ярый, бер рәткә генә куялар. Икенче рәткә куеп, башка машиналар хәрәкәтенә комачауласалар, дөрес булмый. Коллапс ясарга кирәкми. Шуңа күрә Автоинспекция хезмәткәрләре юл хәрәкәтен тикшереп торачак. Кирәк очракта, машина хәрәкәтенә комачаулаучы йөк машиналары хуҗаларына административ протокол төзиячәк", - ди Радий Кадиков.
Исегезгә төшерәбез, буран аркасында кыен хәлдә калган фура шофёрларын 3нче мәктәптә кайнар аш ашаталар. Медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Моннан укы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев