Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» – социаль челтәрләрдә (күзәтү)

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. Gazetasy), Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә.

Кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8-908-333-03-70 номерына җибәрегез.

Социаль челтәрләргә «Хайваннарны яратмыйм» дигән язма күп кенә комментарийлар җыйды. «Шәһәр өендә эт тотучыларны җенем сөйми дисәм әз булыр инде», «Мин дә шәһәр фатирында йорт хайваннарын асраган кешеләрне аңламыйм! Бердән, мин – астматик, икенчедән, аларның фатирда төрле җирдә йомышын үтәп, өйне пычратуларын күңелем кабул итми», «Бигрәк таш йөрәкле кеше икәнсез», «Мин шулай ук яратмыйм хайваннарны. Без авылда яшәсәк тә песи, эт тотмыйбыз» дигән комментарийлар алдык. 

Язманы моннан укып була. 
––––––––––––––––

«Любой аңлашылмый торган ситуациядә токмач кисәргә кирәк», дип язып җибәрде безгә Гөлназ Галимҗанова һәм кискән токмач фотосы белән уртаклашты. Әлеге фотоны ВКонтакте социаль челтәрендә 1700дән артык кеше карады. «Килешәм бу фикер белән. Мин дә шулай итәм. Эчем поша башласа, күп итеп токмач кисәм. Ярдәм итә ул, я жырлый-жырлый, я елый-елый эшлим. Эчләрем бушап кала, уйлар еракка китә», – дип язды комментарийга Сиринә Абдуллина-Хөснетдинова. 
––––––––––
Шулай ук ВКонтакте битебездә яңа сәхифә – «АудиоШЧ» да үз эшен башлап җибәрде. Махсус хештэг (#аудиошч) аша биредә урнаштырылган аудиоязмаларны ашарга пешергәндә дә, табак-савыт, идән юганда да, машинада барганда да, күзне йомып ятып торганда да тыңлап була. Анда булган хәлләр, гыйбрәтле язмышлар, хикәя-язмаларны «Шәһри Чаллы» журналистлары, үзебезнең хәбәрчеләребез укый. Түбәндәге куар-код аша кереп, үзегез теләгән аудио-язманы тыңлый аласыз. 

«Шәһри Чаллы»ны хәзер укып кына түгел, тыңлап та була дигән хәбәребезне язылучыларыбыз бик хуплады. «Үзәк өзгеч, тирән эчтәлекле хикәяне тын да алмыйча тыңладым, рәхмәт яусын сезгә! Менә бит өр-яңа ысул кулланып, язучыларның иҗаты белән таныштырасыз. Өлкәннәр белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә дә эшләрендә кулланырга була, әби-бабайлар рәхәтләнеп тыңлаячак!» – дип язды безгә Тукай районыннан Флүзә Сәлимова.

Ә газета дустыбыз, шагыйрә Рәзинә ханым Сәетгәрәева хәтта шигырь дә язып җибәрде. 

Ял иттерә беләсез!
Җәен «Пятачок»ка йөрдек,
Биедек рәхәтләнеп!
Җырчылар килеп җырлады,
Күңелләрне күтәреп!

Инде кышын нишләрбез дип,
Борчылыплар ятканда
«Шәһри Чаллы»лылар тагын
Бүләк әзерләп ята!

Кырын ятып караватка
Хикәя тыңлатмакчы!
Беләләр, аңлыйлар алар
Безнең күзләр арганны!

Идеяләр, идеяләр
Бер букча алар сездә!
Халык күңелен аңлый торган
Датчиклар бар күк сездә!

Ял иттерә беләсез сез,
Сез – халыкчан газета!
Тартылабыз сезнең белән
Милли, рухи байлыкка!

Фото: o-krohe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев