«Шәһри Чаллы» журналисты Илшат Солтановны зурладылар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте грамота тапшырды.
"Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррир урынбасары Илшат Солтанов ТР Массакүләм мәгълүмат чаралары тармагында намуслы хезмәте өчен грамота белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне Питрәчтә узучы журналистлар Сабан туенда зурладылар. Милли бәйрәмгә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 600ләп каләм остасы җыелды. (бу хакта монда яздык)
Илшат Солтановны Чаллыда гына түгел, республикада да күпләр белә. Ул иҗат юлын “Чаллы ТВ” телерадиокомпаниясендә башлый. “Яшь йөрәкләр” программасын әзерли һәм алып бара. Соңыннан яңалыклар бүлегендә хезмәт итә: корреспондент һәм “Яңалыклар тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы була. 2011 елда Илшат Солтанов “Шәһри Чаллы” редакциясенә эшкә килә. Бүгенге көндә дә ул газета тормышы белән кайнап яши. Тырыш, максатчан, ярдәмчел безнең хезмәттәшебез. Аның мәкаләләре дә үзгә - бай эчтәлекле. Коллегабыз Илшат Солтанов мондый дәрәҗәле бүләккә лаек. Без аны чын күңелебездән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев