Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы журналистлары Питрәчкә китте

Анда каләм ияләре өчен Сабан туе уза.

Татарстанның Питрәч районында журналистлар Сабан туе уза. Төрле шәһәр-районнардан 600дән артык каләм ияләре җыелды.

"Шәһри Чаллы" редакциясе дә биредә. Газетаның баш мөхәррире Резидә Юсупова, урынбасары Илшат Солтанов, журналистлар Сәрия Гарипова һәм Гөлия Ибәтуллина, машина йөртүчебез Хәлил абый Фәрдиев Чаллы данын яклаячак. 


Журналистлар Сабан туе икенче ел рәттән уздырыла. Узган ел ул “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан оештырылды. 

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде. "Милли гореф-гадәтләребезне саклап, әби-бабайлардан килгән шушы бәйрәмне үткәрү - зур дәрәҗә. Икенче тапкыр үткәрәбез. Бу традициягә керсә, бөтен кешегә дә аның файдасы булачак", - диде ул. 

Чыннан да, әлеге бәйрәм төрле район журналистларына танышып-аралашу өчен менә дигән чара. Алай гына да түгел, биредә каләм осталарын чын-чынлап сыныйлар да.  Капчык киеп сикерү, аркан тарту, көрәш кебек төрле уен-бәйгеләр әзерләнгән. Иң җитезләрен һәм көчлеләрен бүләкләр көтә. Көрәштә җиңүчегә вәгъдә итәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татмедиа газета шәһри чаллы