Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торбалар суздылар... Газ кая?

Подсолнухи посёлогында яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановка хат юллады.

Күпбалалы гаиләләр посёлогында яшәүчеләр үз хокуклары өчен көрәшүне дәвам итә. Февраль аенда алар Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат юллаган иде. Газ, су кертү кебек социаль мәсьәләләр кичектерелүенә, аеруча юллар булмавына зарланып яздылар. (Бу хакта без монда язып чыктык)

Активистлар ил башлыгыннан җавап хаты алды. Анда посёлокта башкарылган эшләр һәм планнар турында язылган. Әмма посёлокта яшәүчеләрне әлеге хат канәгатьләндерми. Сорауларына алар төгәл җаваплар тапмаганнар. Киресенчә, ялгышлыклар бар, диләр. 

Газ торбасын алыйк. ТР Рәисе исеменнән килгән хатта посёлокта яшәүчеләр зәңгәр ягулыкка тоташа ала диелә. Ә чынлыкта алай түгел. Подсолнухида яшәүчеләр йортларын һаман электр белән җылыталар.  

Вәгъдә ителгән ике урамга да (Җиңүнең 70 еллыгы һәм Хирург Шәкүров урамнары) юллар салынмаган. Су кертү буенча да сораулар бихисап. Рөстәм Миңнеханов исеменнән юлланган хатта 14,8 км су торбалары сузылды дип язылган. "Бу дөрес түгел!" - ди активистлар. Торбалар посёлок территориясенең 5 процентында гына сузылды ди активистлар. 

Подсолнухи һәм Рябинка посёлокларында яшәүчеләр Татарстан Рәисенә кабат хат юллады. Аның астында 418 кеше кул куйды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпбалалы гаиләләр Әҗмәкәй