Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уфада WorldSkills Russia финалында чаллылылар 11 алтын медаль отты

Республиканы 164 катнашучы тәкъдим итте.

Уфада узган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалында Яр Чаллы вәкилләре 11 алтын медаль яулады. Шулай ук чаллылылар сигез көмеш һәм сигез бронза медаль отты, тагын дүрт кеше медальон алды.
Республиканы 164 катнашучы тәкъдим итте, шуларның 73е - өлкәннәр категориясендә, 54 - юниорлар категориясендә, шулай ук 127 эксперт-тренер бар иде. Чаллыны Поташов исемендәге Техник колледж, Чаллы политехник көллияте студентлары, 30нчы мәктәп, 26нчы гимназия укучылары, "Кванториум" балалар технопаркы һәм башкалар тәкъдим итте.
Ярышлар җиде блокка бүленгән WorldSkills Russia Juniors юнәлеше буенча 105 һөнәри компетенция һәм 51 компетенция буенча узды: төзелеш һәм төзелеш технологияләре, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, транспорт һәм логистика, мәгариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ворлд скилс