Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Сәрия Нәбиуллинаны кем сызгырырга өйрәткән?

Чаллының моңлы сандугачы планнары белән уртаклашты.

Сәрия Нәбиуллина белән “пятачок”ка кадәр таныш булмаган тамашачылар аны сызгыруыннан истә калдырган икән. “Исеңдәме?” дигән дәртле, биетә торган җырын башкарганда залны яңгыратты ул. Мондый үзенчәлекле һөнәргә каян өйрәнүен сорагач: “Мин бит өч олы абыем белән үстем. Берсе, кызганычка каршы, мәрхүм инде. Сызгыра белүем дә, тәвәккәллегем дә шулардан”, - дип җавап бирде.  

Сәрия апа бүгенге көндә “Халык җәүһәрләре” концертына әзерләнә. Продюсер Рифат Фәттахов шалтыратып, аны 13нче апрель көнне Казанның Сәйдәш мәдәният йортында узачак матур чарада катнашырга чакырган. Анда халык арасыннан чыккан талантлы җырчылар чыгыш ясаячак. Сәрия апа шәһәрдәшләребез шагыйрә Зөләйха Минһаҗева һәм композитор Флера Талипова-Колахмәтова иҗат иткән “Тормышны яратыгыз” җырын да башкарачак. Шушы көннәрдә концертка әзерлек уңаеннан аның янына Казаннан килеп клип төшерәчәкләр.

Сәрия Нәбиуллина турында монда язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада җырчы