Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Алма белән әфлисун джемы ясыйбыз

Рәмзия Әхмәдуллина рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк: 3 кг алма, 4 данә әфлисун, 3 кг шикәр комы.

Алмаларны юып, эчен алып, сулы кәстрүлгә салып пешерергә куябыз. Алмалар тулысынча эреп беткәнче пешерәбез. Шуның өстенә иттарткычның вак тишегеннән чыгарылган әфлисун белән шикәр комын өстәп, кайнатуны дәвам итәбез. Гел болгаткалап торып, 15–20 минут пешерәбез. Сүндереп, кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән каплыйбыз. Бик тәмле чыга. Аз гына крахмал өстәп, пирог эчлеге итеп тә кулланып була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев