Ашап туймаслык помидорлар
Киңәш-табыш

Ашап туймаслык помидорлар

С­те­риль­ләш­те­рел­гән 3 литр­лы бан­ка­ның тө­бе­нә ту­рал­ган яшел тәм­ләт­кеч­ләр пет­руш­ка, ук­роп, 2-3 төш са­рым­сак са­лып, бан­ка­ның яр­ты­сы­на ка­дәр по­ми­дор ту­ты­рам. Ан­нан соң баш­лы су­ган­ны боҗ­ра­лап ту­рап са­лам. Аның өс­те­нә янә по­ми­дор­лар са­лам. Өс­те­нә кай­нап тор­ган су­ны ко­ям да, ма­ри­над әзер­лә­гән­че то­там.

Маринад өчен: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, 5-6 кара борыч салып кайнатып чыгарам. Банкадагы суны түккәннән соң 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, маринадны коям. Банкаларны яңадан сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут стерильләштереп алырга да була.

Ләйсән Ханова.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев