Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Бакыр һәм җиз әйберләрне чистарту ысулы

Бакыр һәм биз әйберләрне “металлин” дип аталган әзер состав белән чистартырга мөмкин.

Кулланыр алдыннан, сыеклыкны болгатып, аны чүпрәк белән чистартырга тиешле әйберләргә сөртәләр, аннан соң сукно белән ышкып ялтыраталар. “Металлин”ны өйдә дә хәзерләргә мөмкин.

Аның составына: кер сабыны (2 өлеш), нашатырь спирты (3 өлеш), акбур порошогы (9 өлеш) һәм су (96 өлеш) керә. Бик нык пычранган бакыр һәм җиз әйберләрне серкә белән чылатып, акбур белән ышкырга кирәк. Реклама Бакыр һәм җиз әйберләрне шомарту өчен, түбәндәге составны кулланырга була: 5 өлеш нашатырь спирты, 10 өлеш су һәм 2 өлеш акбур. Майланган әйберләрне кайнар кер содасы эремәсе белән юалар, аннан соң югарыда сөйләнгәнчә чистарталар.
 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев