Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Cагыз түгел, имбир чәйнәгез

АКШның Көнъяк Флорида штатында яшәүче якташыбыз, өч бала атасы Рәсим Хөснетдиновтан, коронавирустан ничек сакланасыз, халык эпидемия таралуга ничек карый, дип белештек.

– Нью-Йорк шәһрендә вәзгыяь шактый катлаулы дисәләр дә, бездә ул хәтле зур тыюлар юк. Дөрес, балалар бакчалары, мәктәпләр, вузлар эшләми. Мәчетләр дә ябык. Чөнки җомга намазына ун-унбиш минутка барсаң да, чир йоктыруың ихтимал. Вакытлыча ябылган оешма-учреждениеләр дә шактый күп. Кечкенә кибет, аптекалар эшли-эшләвен. Хәер, ризык сатып алу ягыннан кыенлыклар юк. Заказ юллыйсың да, кирәклесен китереп бирәләр. Монда бу хезмәт бик яхшы оештырылган. Биредә хәзер җылы, рәхәт, барча агач-куаклар, гөлләр шау чәчәктә. Җылылык 30 градуска җитә. Әмма эсселек вирусны үтерә дисәләр дә, эпидемия таралу ихтималы барыбер саклана. Хәзерге вакытта штатта 150дән артык кеше коронавирус йоктырган дип исәпләнелә. Бу чир шактый мәкерле: картларны гына түгел, яшьләрне дә аяп тормый. Шуңа күрә күпчелек халык бер-берсе белән якыннан аралашмаска, өйдә утырырга тырыша.

Халыкка битлек киеп йөрергә, с витамины булган җиләк-җимеш ашарга, әйтик, лимон, имбирны даими кулланырга кушалар. Сагыз чәйнәгәнче, даими имбир чәйнәп йөрсәң, вирус эләкмәячәк, дип киңәш итәләр, – дип сөйләде ул безгә.

 

 

Рәшит Минһаҗ

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев