«Дөрес» салат
Дөрес тукланучылар өчен менә дигән салат булачак.
Кирәкле ризыклар: кабак, тәмләткеч, рукола, фета сыры, тоз, кабак төше (чикләвек), бал, зәйтүн мае, борыч.
Соус өчен: бал, зәйтүн мае һәм борыч.
Эш барышы: Кабакны шакмаклап турап, берәр тәмләткеч үлән сибеп, мичтә майлы табада пешереп алырга. Тәлинкәгә бер кат рукола, аның өстенә пешкән кабакны, шакмаклап туралган фета сыры, өстенә тоз белән кыздырылган кабак төше яисә чикләвек салырга. Әзер салатның өстенә бер аш кашыгы бал, зәйтүн мае һәм борыч сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев