Энҗе Шиһаповадан –  тәмле салат
Киңәш-табыш

Энҗе Шиһаповадан – тәмле салат

Ул катламлап әзерләнә.

«Мин бу салатны һәр бәйрәмдә ясыйм, чөнки үзем дә, кунакларым да ярата. Ул катламлап әзерләнә. Беренчесенең арасына – сарымсаклы, ә калганнарына сарымсаксыз майонез ягыла», – ди Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты.

Эш тәртибе түбәндәгечә:

1 катлам – угычтан чыгарылган пешкән бәрәңге, өстенә бераз тоз.
2 катлам – челтәрләп сарымсаклы майонез.
3 катлам – шакмаклап туралган ысланган тавык ите. 
4 катлам – майонез.
5 катлам – вак итеп туралган суган.
6 катлам – кореяча кишер.
7 катлам– саламлап яшел кыяр, майонез.
8 катлам – уылган йомырка агы.
9 катлам – майонез.
10 катлам – уылган сыр.
11 катлам – майонез.
12 катлам – уылган йомырка сарысы.
Үзегез теләгәнчә бизи аласыз. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Энҗе Шигапова Чаллы татар дәүләт драма театры салатлар бәйрәм табыны

Нет комментариев