Фатирыбыз янды. Компенсация тиешме?
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
«Фатирыбызны су басты. Стеналар юеш, ламинат бүртте, обойларда сары таплар. «Күрше минем гаебем юк, бездә коры», – ди. Аннан зыянны ничек каплатырга?»
Җавап:
«Су басканын исбатлаучы нәрсәләрне – су җыелып торганын, юеш җиһазларны, идәнне һәм башкаларны фото һәм видеога төшерегез. Анда көне һәм вакыты күрсәтелгән булсын. Үз-үзегезне дә төшерә аласыз. Шул ук вакытта идарә итү компаниясенә яки авария хезмәтенә шалтыратыгыз. Алар килеп, су басканны караганнары турында акт төзергә тиеш. Зыян күләмен исәпләр өчен бәйсез бәяләүчегә мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә зыян суммасын күрсәткән махсус хисап әзерләячәк. Башта күршегезгә зыянны каплавын таләп иткән дәгъва (претензия) юллап карый аласыз, җавап бирмәсә, гариза белән судка мөрәҗәгать итегез».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев