Иң файдалы җиләк
Киңәш-табыш

Иң файдалы җиләк

Белгечләр кеше организмы өчен иң файдалы җиләкне атаган. Алар – нарат җиләге (брусника) һәм күк җиләк (голубика).

Гадәттә бу җиләкләр химик препаратларсыз гына үсә. Табиблар әйтүенчә, гомумән алганда, бөтен җиләк тә файдалы. Алар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, иммунитетны күтәрә, картаю процессын акрынайта торган витаминнарга һәм микроэлементларга бай. Ә менә бакча җиләгенә (клубника) карата сак булырга кирәк, дип кисәтә алар. Аның файдасы азрак, чөнки аны җитештерүчеләр, югары уңыш алу өчен, химик ашламалар кулланалар.

Фото: 101hotels.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дару үләннәре

Нет комментариев