Иммунитетны өй шартларында күтәрүнең берничә ысулы
Киңәш-табыш

Иммунитетны өй шартларында күтәрүнең берничә ысулы

Иммунитетны ничек күтәреп була?

Гөлҗимешле компот. 
Үсемлекнең җимешләрен кайнаган суга салып, 30- 40 минут пешерергә. Мондый эчемлек кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә, салкын тиюгә каршы торыр га булыша, кандагы холестеринны киметә. Гөлҗимешне чәйгә дә салырга яки термоста пешерергә дә мөмкин (0,5 л кайнатмага 4 аш кашыгы). Эчемлек кешенең иммунитетын яхшырта.

Сырганак мае.

Тәүлегенә 2 чәй кашыгы кабул итәргә кирәк. Җиләкнең файдалы үзлекләре: яшәртә, кан тамырларын ныгыта, тромблар барлыкка килү куркынычын киметә. Сырганакны кайнатма рәвешендә дә кулланалар. Ул ОРВИ профилактикасы өчен нәтиҗәле чара.

Витаминлы кайнатма. Бер стакан чикләвек, 3 алма (яшел), 0,5 кг мүк җиләге һәм 0,5 кг шикәр. Бөтен катнашмага 1/2 стакан су агызып, кайнатып чыгарырга. Салкын тиюне дәвалый, организмны ныгыта.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев