Июльдә җыела торган үләннәр
Киңәш-табыш

Июльдә җыела торган үләннәр

Июль аенда нинди үләннәр файдалы? Кайсыларын җыеп алырга кирәк?

Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канны туктата, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.

Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.

Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.

Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.

Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.

Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла.

Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.

Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.

Фото: itfit.pro

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


дару үләннәре

Нет комментариев