Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карбыз сәламәтлеккә файдалы

Сезонында карбызны ашап калырга кирәк. Ул сәламәтлек өчен бик файдалы, организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта.

Карбызда ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Моның өчен юеш ягын чигәгә куеп, 20-30 минут тоталар.

Карбыз битне чистарта

Карбыз төшеннән чистартучы һәм туендыручы битлек ясарга мөмкин. Карбызның төшен иттарткычтан чыгаралар һәм бераз гына кайнаган су өстиләр. Барлыкка килгән катнашманы 10-15 минутка биткә сөртәләр. Юып төшергәч, бит тиресенең нәфисләнгәнен сизәрсез. Карбыз сутыннан лосьон һәм тоник ясарга була. Аның өчен сутын туңдырырга һәм барлыкка килгән боз белән бит тиресен ышкырга кирәк. Мондый чара теләсә нинди тиренең тонусын күтәрә.

Агулансаң нишләргә?

Карбыз яисә кавын белән агуланганда ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп содалы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә яки бөтнек салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев