Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Карлыган куакларын эшкәртергә вакыт

Елдан-ел бакчадагы уңышка һөжүм итүче корткычлар күбәя. Аларга каршы кулла-нылган инсектицидлар, фунгицидлар, пестицидлар исемлеге озыная, тик күп­челек очракта алар авыруга каршы тора алмый.

— Бу уңайдан бакчачыларда да гаеп бар, вакытында эшкәртмиләр, — ди Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия Нуретдинова. — Куакларга һәм уңышка зыяны булмаган бер ысул бар. Бәлки, күпләрегез аны кулланадыр да — куакларга, беренче чиратта, карлыганга иртә яздан кайнар су кою. Кайнар су карлыган бөреләрендә кышлаган талпанны юк итә. Бу талпан бөредә яшеренеп, яз җитү белән бөре эчендәге яфракны ашый һәм уңышка зур зыян китерә.

Онлы чыкның башланган мәлендә кай-нар суның ярдәме тия. Көннәр җылыну белән бу авыру тарала башлый, һәм чара күрелмәгән очракта, җәй уртасына куакны корытуы ихтимал. Бу авыруга карлыган һәм крыжовник аеруча тиз бирешә. Кайнар су куакның тамырына зыян китерер дип куркырга ярамый. Куакларны эшкәрткәндә, су температурасы 60-70 градус чамасы булырга тиеш. 80 градустан югарырак булса, су бетләрне генә түгел, бөреләрне дә үтерәчәк.

Кайнар су белән эшкәрткәннән соң, куакта чәчәкле бөреләр саны да бермә-бер артачагын исегездән чыгармагыз. 

 

Кызыл Таң

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев