Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кәбестәнең бу төрен рационга кертегез!

Аның яман шешкә каршы файдасы бар.

Брокколи кәбестәсен күп итеп туңдырып куйган идегезме? Ул витаминнарын туңдырган очракта да саклап кала. Белгечләр әйтүенчә, кәбестәнең бу төре - ашказаны һәм күкрәк яман шеше булдырмас өчен файдалы яшелчә. Аны атнасына өч тапкыр булса да ашарга кирәк.

Брокколидан төрле ашлар әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, бу бик файдалы яшелчәдән тиз генә аш пешереп алырга да була. Кайнап чыккан суга туңдырылган брокколи кисәкләрен, туралган бәрәңге салып, 10-15 минут пешереп алабыз. Шул арада кызган табага үсемлек мае салып, икмәк кисәкләре кыздырабыз. Кайнар икмәк кисәкләренә тоз, борыч, угычтан чыгарылган сарымсак сибеп куйсаң, тагын да тәмлерәк була.

Хәзер бераз суына башлаган яшелчәләрне блендер аша үткәреп, пюре ясыйбыз да, шуңа бер стакан куе сөт өстәп, янә кайнар утка куябыз. Бу юлы кайнатып чыгарырга кирәкми. Ашка яшел тәмләткечләр кушып, тәлинкәләргә бүләбез һәм, тәмле икмәкләрне салып, табынга чыгарабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X