Ул бөтен җирдә дә үсә. Аның яфракларын чәчәк ату чорында җыялар.
Җыйган вакытта кулга бияләй кияргә кирәк, чөнки ул чага. Кычытканнан пешерелгән витаминлы аш бик файдалы. Аны болай әзерлиләр: бәрәңге шулпасы пешерәләр, аның янына майда кыздырылган суган белән кишер салалар. Әзер булырга 1 минут кала вак итеп туралган кычыткан яфраклары салалар (турар алдыннан кайнар суда пешеклиләр). Шулпага пешкән йомырканы ваклап салырга мөмкин.
Фото: Яндекс.Дзен
Нет комментариев