Майда җыелганы аеруча файдалы.
Кычытканны җәй буена кулланырга була. Кышка әзерләп кую өчен май аенда җыелганы бигрәк тә яхшы. Киптереп, кәгазь тартмаларда, яки пакетларда сакларга кирәк.
Кычыткан кан туктату , яраларны төзәтү, витаминнарга баету, иммунитетны ныгыту, матдәләр алмашуны яхшырту, аналык, эчәклек, йөрәк-кан тамыры системасы, тын юллары системасы тонусын күтәрү үзлегенә ия. Кычыткан кан составын яхшырта, буыннарны ныгыта, ревматизм авыртуларын тынычландыра, тәнне чистарта, аллергияне киметергә булыша.
АВИТАМИНОЗДАН
2 аш кашыгы киптерелгән кычытканга 1 стакан кайнап торган су салырга, сөзеп алырга. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
ГАСТРИТТАН
1 аш кашыгы кипкән кычытканга 1 стакан кайнап торган су салырга, салмак утта 10 минут кайнатырга. Көнгә 4-5 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
ГЕМОРРОЙДАН
2 шәр аш кашыгы кычыткан яфрагы һәм тамырына 1 стакан кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көнгә дүрт тапкыр , ач карынга чирек стакан эчәргә. Дөвалану курсы 2 атна. 5 көн тәнәфестән соң курсны кабатларга. Авыруның башлангыч стадиясендә булыша.
БАШ АВЫРТУДАН
3 аш кашыгы вакланган кычытканга 2 стакан су салырга һәм 2-3 минут кайнатырга. 1 сәгать төнәтергә. Көн дәвамында берничә тапкыр ярты стакан эчәргә.
ҮТ КУЫГЫНДА ТАШЛАР БУЛГАНДА
Кычыткан яфрагының согын сыгарга. Һәр 2 сәгать саен 1 аш кашыгы сок эчәргә.
Кычыткан согын көнгә 2-3 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.
БАВЫР АВЫРУЛАРЫННАН
1 аш кашыгы ваклап туралган кычытканга 1 стакан кайнап торган су коярга, ярты сәгатькә төреп куярга. Ай буена көнгә 1 тапкыр ярты стакан эчәргә.
4 аш кашыгы вакланган кычытканга ярты литр су салырга, 5 минут кайнатырга, аннары сөзеп алырга. Кайнатмага 1 аш кашыгы бал салырга, көнгә 4 тапкыр кайнар килеш ярты стакан эчәргә.
ИНСУЛЬТТАН
20 грамм вакланган кычытканга 1 литр кайнар су салырга, салмак утта 10 минут кайнатырга. Төнгә төреп куярга. Сөзеп алырга һәм көнгә 3 тапкыр ярты стакан эчәргә.
ЙӨРӘК ЧИРЕННӘН (ИБС)
Ярты литр кайнап торган суга 5 аш кашыгы ваклап киптергән кычыткан салырга, салмак утта 5 минут кайнатырга. Кычыткан чәчәк ата башлаган вакытта җыелган булырга тиеш. Көнгә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә.
15 грамм вакланган кычыткан тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга, салмак утта 10 минут кайнатырга, ярты сәгать төнәтергә. 3-4 атна дәвамында ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 3 аш кашыгы эчәргә.
Рушания Минсәгыйрованың шәхси битеннән алынды
Нет комментариев