Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кышын кроссовка кияргә ярамый

Табиб киңәшләре.

Күпчелек яшьләр һәм балалар кышын җиңел аяк киеме – кроссовка һәм кеда киеп йөрергә ярата. Бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Бинада аяк киемен алыштырырга кирәкме? Бу һәм башка сорауларга табиб Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде:

– Кышын юка аслы җиңел аяк киемендә йөрү салкын тиюгә китерергә мөмкин. Җиңел аяк киеме тиз юешләнә, бу сәламәтлек өчен куркыныч.
Калын табанлы һәм махсус саклагычлы кышкы аяк киемен тышта һава температурасы +3 градус булганда гына кияргә кирәк. Бу күрсәтмәләр балаларга да, өлкәннәргә дә кагыла. Әгәр ул махсус кышкы модель булмаса, салкында кроссовкаларда йөрергә ярамый. Җылы оекбаш киеп, аңа олтырак салсагыз да, бу җылылык саклауга ярдәм итмәячәк.

Бинада кышкы аяк киемендә утырырга киңәш ителми. Аны җиңелрәк һәм уңайлыракка алыштырырга кирәк. Югыйсә, җылылыкны көйләү бозыла, тир бүленеп чыгу арта. Нәтиҗәдә, аяк тиресе һәм тырнак авырулары барлыкка киләчәк.

Кышкы аяк киемен бер үлчәмгә зурракны сайларга һәм җылы оекбаш белән киеп карап алырга кирәк. Кысан аяк киемендә микроциркуляция бозыла һәм аяклар тиз туңа. Кибеткә көннең беренче яртысында барырга тырышыгыз, чөнки көн ахырына аяклар шешенә, ә бу аларның зурлыгына һәм формасына тәэсир итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев