Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

«Кызыл кар яугач» салаты

Тәмле салат.

Кирәкле ризыклар: 200 г сыер ите, 150 г консервланган кукуруза, 50-70 г әстерхан чикләвеге, 3 йомырка, 2 бәрәңге, 1 кишер, 1 анар, тәменчә тоз һәм майонез.
Эш барышы: Ит, бәрәңге, кишер, йомырканы пешерегез. Чикләвекне духовкада яисә микродулкынлы мичтә киптереп алыгыз. Салат савытына ризыклар өчен кулланыла торган пленка (пищевая пленка) җәегез. Һәр катламнан соң майонез сылагыз. 

Беренче катлам – вак угычтан уылган кишер. Икенчесе – вакланган әстерхан чикләвеге.  Өченчесе – кукуруз, аннары – эре угычтан чыгарган йомырка. Дүртенче катлам – вак итеп туралган ит. Угычтан уылган бәрәңге — соңгы катлам. Аны җәйгәннән соң салатны яхшылап баскалагыз.  

Аннан соң салат савытын яссы тәлинкәгә әйләндереп каплап, пленканы алыгыз һәм салатның өстенә гранат бөртекләре сибегез. Вак итеп туралган яшел суган, кукуруза белән бизәргә дә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәш-табыш салатлар