Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Меренга рулеты

Безе әзерләр өчен 200 грамм йомырка агына бер чеметем тоз өстәп туглыйбыз. 300 грамм шикәр өстәп, ак күбеккә кадәр дәвам итәбез, аннары 1 аш калагы лимон согы өстибез.

Духовканы нык кыздырмыйбыз. Газ белән эшли торган духовка булса, төбенә буш таба кую, безене өске катка куеп, сүрән утта пешерү яхшы. Силикон өслекле пергамент кәгазенә силикон җәймәне куярга киңәш итәм, шуңа безены сылыйбыз - юка булмасын, җәймә кырлары буш калсын. 170 градустан кызурак булмаган температурада 20-25 минут пешерәбез.
Крем өчен 140 грамм эремчек сырын 25 грамм шикәр пудрасы белән болгатабыз. Эчлеккә банан, әстерхан чикләвеге яисә шәфталу салырга була. Әзер рулетны кура җиләге, бакча җиләге яисә кедр чикләвеге белән бизәргә мөмкин.
Гүзәл Миңнеханова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт