Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Оливье салаты тәмле булсын өчен алты киңәш

Сарымсак һәм сыр да оливьены тәмләндерә.

Классик оливьены кышкы салат дип тә атыйлар, аңа ит яки колбаса кушып та ясыйлар. Оливье ясау серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Оливье өчен кирәк:

майонез;
йомырка;
бәрәңге;
тозлы кыяр;
яшел борчак;
кишер;
суган;
ит, пешерелгән колбаса, пешкән тавык ите.

Салатка тагын алты әйбер кушарга була:

Гөмбәне майда кыздырып, аннары артык маен агызып бетереп, оливьега кушыгыз. Урман гөмбәсе булмаса, шампиньон да ярый.

Оливьега яшел алманы шакмаклап турап кушарга була. Угычтан уып салсаң да ярый. Бер зур савытка ярты алма җиткән.

Чи кыяр турап салсаң да, оливье тәмле булыр. Тозлы кыяр урынына түгел, ә чи кыярны өстәп салырга була.

Сарымсак һәм сыр да оливьены тәмләндерә. 3 йомырка салган очракта, 1 телем сарымсак җитә. Шул нисбәттән чыгып өстәгез. Салатка салыр өчен каты сыр алыгыз, 3-4 кашык уылган сыр өстәп җибәрсәң җитә. Сарымсак белән сырны салатны табынга бирер алдыннан гына салу хәерле.

Фасоль белән яшел борчакны алмаштырып була. Ярты өлешен яшел борчак, яртысын фасоль белән алмаштырыгыз. Кызыл, ак фасоль - кайсысын телисез, шунысын алыгыз, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт