Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Ромашка һәм аннан ясала торган төнәтмәләр

Чын ромашка – дару ромашкасы – икенче төрле, аның сабагы тармаклы була. Болын ромашкасының сабагында бер чәчәк булып, аның таҗ яфраклары ян-якка таралып үссә, дару ромашкасында берничә чәчәк була һәм аларның ак таҗлары аска карый.

Ә менә хуш исле ромашканы беренче күргәндә, чәчәк дип уйламыйсың, әйтерсең ниндидер үлән. Дару ромашкасы белән хуш исле ромашка бер-берсенә бик охшаган. Саргылт-яшел кәрзинле хуш исле ромашканы таҗсыз ромашка дип тә йөртәләр. Бу ромашканың туган иле – Америка. Йөз илле еллар элек ашлык арасына эләгеп килгән ромашка бөтен илебезгә таралган. Ул да, дару ромашкасы кебек, дәвага ярый. Тешең сызласа да, эчең авыртса да, тамагың шешсә дә ромашкадан ясалган төнәтмә эчәләр. Ә инде ул төнәтмә белән чәчләреңне юсаң, чәчләрең матур булып ялтырап торыр.

Фото: distano.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре