Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сырганакның шифасы бик күп

Белгечләр әйтүенчә, сырганак иммун системасын ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта.

Сырганак - бик көчле куак. Яфраклары кышка кадәр череми, аларны хәзер дә җыярга мөмкин. Ул бөтен чирдән дәва. Ир-ат авырулары булганда, ашказаны авыртканда, иммун системасын ныгыту өчен кулланырга мөмкин. Сырганак җимешен кайбер авырулар күзәтелгәндә саклык белән эчәргә кирәк булса, яфрагы, кайрысы очрагында чикләүләр юк. Ул кан басымын нормага китерергә булыша. 2 аш кашыгы киптерелгән вакланган кайрыны 0,5 литр кайнаган суга салырга һәм су мунчасында кайнатып чыгарганнан соң, уртача утта 30 минут кайнатырга. Суытып, сөзгәч, су өстәп баштагы күләменә җиткререгә һәм бер аш кашыгының өчтән бере күләмендә көненә өч тапкыр эчәргә. Дәвалу курсы 3 атна. Бер атна ялдан соң, тагын берничә курс үтәргә.

Сырганакның ботакларын элеп киптерергә мөмкин. Кыш көне юан булмаган ботакларын бакча кайчысы белән турап, яфракларын да салып, чәй әзерләү яхшы. Шуңа туңдыргычтагы җимешен дә өстәсәң, искиткеч эчемлек булачак. Зуррак ботакларның кайрысын алырга киңәш итәм, аның да файдасы күп. Сырганак җимешен ашказаны әчелеге югары булганнарга саклык белән кулланырга кирәк. Сырганак иммун системасын ныгыта, ялкынсынулар белән көрәшә, токсин-шлакларны чыгара, метаболизмны яхшырта, хатын-кыз авыруларын, яман шешне кисәтә, нерв системасын тынычландыра.

Аның җимешләрендә кислоталар, шикәр, дуплау матдәләре, майлар, “С”, “В”, “В1”, “В2”, “Р”, “Е”, “А” витаминнары бар. Аларны яңа гына җыелган яки ярым катырылган килеш, кайнатма, как, кесәлләр әзерләү өчен кулланалар. Әмма бу культураның төп кыйммәте – аның шифалы үзенчәлекләрендә. Җиләк-җимешләрдән поливитаминлы чимал һәм сырганак мае әзерлиләр.

Майны озак төзәлми торган яраларны, химик пешүләрне, җәрәхәтләрне, шулай ук төрле ялкынсыну процессларын (ашказаны-эчәк тракты, аңкауларның һ.б.), атеросклерозны дәвалауда кулланалар. Агачның кайрысында исә серотонин дигән матдә бар, ул шешләргә каршы файдалы.

Фото: domashniecvety.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дару үләннәре