Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тиз дә, тәмле дә кәбестә бәлеше

Кичкә җиңелчә, ләкин туклыклы белән ризык пешерәсегез килсә, бу рецепт - сезнең өчен. Кәбестә пирүген пешерү авыр да түгел, тиз дә, шул ук вакыта ул суык килеш тә, кайнар килеш тә бик тәмле. .

Рецепт өчен кирәк булачак:

Камыр өчен: 1 стакан җылымса суга, 5 г коры чүпрә, 50 гр сыер мае, тәменчә тоз, 3 бал кашыгы шикәр комы, ярты стакан сыек май, 2 йомырка, он.

Эчлек өчен: башлы суган, кәбестә, май, борыч, тоз, 3 йомырка.

Рецепт: камыр басабыз, камыр күтәрелгән арада эчлекне әзерлибез. Суганны чистартабыз, турыйбыз һәм җиңелчә кыздырып алабыз. Кәбестәне вак итеп турап, суган янына салып табада томалап пешерәбез. Борыч һәм тоз салабыз. Кәбестә пешеп чыгарак, 3 күкәйне туглап, кәбестәгә кушып болгабыз. Бәлешны җыябыз. Духовкада камыры пешеп кызарганчы тотабыз!

Тәмле булсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев