Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тәмле дә бит чиясе!

Казанның "Оргсинтез" предприятиесендә озак еллар склад мөдире булып эшләгән Гөлсирә Миргалимова чиядән төнәтмә һәм телеңне йотарлык пирог ясарга өйрәтә.

- Мин чиядән төнәтмә ясыйм. Ул түбәндәгечә әзерләнә: 3 литрлы банка алып, аның өчтән ике өлешенә чияне юып тутырасы. Төше белән бергә салсагыз да ярый. Соңыннан исә банка күмелгәнче аракы яисә 70%лы спирт саласы. Шуннан капрон капкач белән каплап, караңгы җиргә куеп торасы була. Банкасын көнгә бер мәртәбә булса да  селкеткәләп, сыекчаны болгаткалап торасы. 21 көн үткәч, килеп чыккан сыекчаны сөзгеч аша сөзеп, бераз аракы, 100 грамм чамасы шикәр комы, пычак очында гына ванилин салып, тагын 1 ай чамасы тотасы. Шуннан соң чия төнәтмәсе әзер булачак. Сезгә килеп чыккан сыекчаны матур шешәләргә салып кына куясы кала. 
Бик гади генә чия пирогы да пешерәм. Кирәкле ингредиентлар: 200 гр он, 2 г корица, 1 гр тоз, 5 гр разрыхлитель (камыр көпшәкләндергеч). Шуларны бергә бутап куясы. Икенче савытка 100 гр шикәр комы, 82%лы ак май, 10 гр ваниль шикәр комы салып, боларын 3 минут дәвамында миксер белән болгатып аласы. Майлы массага 2 күкәй салып, тагын болгатасы. Соңыннан алдан әзерләнгән онлы массаны шуңа кушасы. Шулай ук миксер белән яхшылап бутыйсы. Аннары исә 20 гр сөт салып, тагын бер кат бутап аласы. 
Формага пергамент кәгазе куеп, әлеге камырны формага әйбәтләп җәясез. Аның өстенә алдан төше алынган 250 граммлап чия тезәбез. 160 градуска кадәр кызган духовкада 35-45 минутлап пешерәбез. Табынга бирер алдыннан пирог өстенә шикәр пудрасы яисә шоколадлы помадка яксагыз тагын да шәп була. Гади генә, тәмле дә, җайлы да пирог килеп чыга. Чәйләрегез тәмле булсын! 
Шулай ук төшләре алынган чияне формаларга тутырып морозильникка да салып куям. Пакетка салып вакуумда да сакларга була. Кыш көне алар белән пироглар пешерәм. Чәйгә салып эчсәң, тәнгә дә, җанга да шифа. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт