Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яшь киленнәргә лайфхаклар

"Кайнана сезгә ияләшсен, аны ашыктырмагыз, һәрбер нәрсәне тынычлык белән, сабыр итеп кенә эшләгез", - диләр психологлар.

Кайнанагызны кеше алдында да, үзегез генә калганда да мактап торыгыз. Мисалга, «Менә бу рецептны әнием биргән иде. Бу пирогны аның киңәшләренә таянып пешердем», «Әлеге эш барып чыкмый иде, әнием булышканга гына башкарып чыктым» кебек матур сүзләрне җәлләмәгез.

Ирегез алдында беркайчан да аның әнисен яманламагыз. Бу бер дә яхшылыкка китермәячәк, ә киресенчә, ирегез һәм сезнең арада булган җылы мөнәсәбәтләрне суытырга гына мөмкин.

Һәрбер нәрсәгә вакыт кирәк икәнен онытмагыз. Кайнана сезгә ияләшсен, аны ашыктырмагыз, һәрбер нәрсәне тынычлык белән, сабыр итеп кенә эшләгез.

Сезнең яраткан ирегезне 9 ай буе йөрәк астында кайнанагыз йөрткән, аны тәрбияләгән, кеше иткән. Кайнана кешене һәрвакыт хөрмәт итегез, нинди генә хәл булса да, авырсынып җавап кайтармагыз.

Сез дә кайчан да булса кайнана булачак кеше. Олыгайган көндә үзегезгә нинди мөнәсәбәт теләр идегез – кайнанага карата да шундый якын, җылы карашта булыгыз.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев