Азат Абитов: «Илмирага пычрак атмадык...»
Җырчылар арасындагы аңлашылмаучанлыкка нокта куелды.
Шушы көннәрдә танылган җырчылар Азат Абитов һәм Илмира Нәгыймова арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Алар Лилия Хәмитова репертуарындагы "Мәхәббәт шушыдыр" җырын бүлә алмады.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина "Мәхәббәт шушыдыр" җырын заманча үзгәртеп, халыкка тәкъдим итте. Илмира Нәгыймова да бу җырны яздырганын социаль челтәрләргә урнаштырды. Абитовлар гаиләсе моңа гарьләнде, Илмираны хөрмәтсезлектә гаепләде. Бу хакта тулырак монда яздык. Ә чынлыкта исә бу яңа тапшыру өчен төшерелгән махсус видео булып чыкты. Яңа сезонда популяр каналда төрле яшьтәге ике артист үзләренең хитларын һәм бер-берсенең җырын башкарачаклар икән. Азат Абитов исә моны белмәгән булып чыкты.
– "Мәхәббәт шушыдыр" җыры – легендар җыр бит инде ул. Шуңа да андый җырлар тирәсендә шундый гауга чыга ала. Бөтен нәрсә – минем ашыкканнан! Ашыккан ашка пешкән диләр бит! Ашыгып фикер йөрткәч, шундый аңлашылмаучанлык килеп чыга, кызганычка каршы. Илмирага пычрак атмадык, тырышмадык та! Аны хөрмәт итәбез! Илмира белән элемтәгә чыктык, сөйләштек. Дөресрәге Гөлсирин аралашты. Ул безгә ачу тотмыйдыр дип ышанабыз. Минем әйткән сүзләр сине, Илмира, рәнҗеткән булса, гафу үтенәм! Менә шул, җәмәгать. Конфликт исчерпан диләрме әле?! Бик конфликт булмады инде, әмма да ләкин менә шулай... Расходимся! – дигән Азат Абитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев