Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Төшләр ни сөйли?

Алка Төштә алка, ягъни сырга күрсәң, алтыннан яки көмештән булсын, аерма юк, хәвеф, тоткынлык, богау ирешер. Әмма хатын-кызларга төшендә бизәнү әйберләрен, шул исәптән алка күрү дә яхшыга булыр, диелгән «Тәгъбирнамәи-йәнабигъ тәрҗемәсе»ндә.

Алмагач
Алмагачның чәчәккә күмелгән чагын —  язын, алмаланганын—көзен төшеңдә күрсәң, хаста кеше икәнсең, шифа табарсың, әгәр дә вакытсыз күрсәң, ягъни чәчәккә күмелгәнен кышкы айларда күрсәң, авырырсың, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Алтын
Төштә алтын күрү гыйлемгә һәм дин-әдәпкә ирешүгә юралына.
Әгәр дә төшендә берәү алтын һәм байлыгын халыкка өләштерсә яки югалтса, урлатса, барча кайгыдан һәм сагыштан котылыр; әгәр дә шушы төшне күрүче кеше авыру икән, шифа табар.
Төшеңдә алтын акча күрсәң, садака бирергә кирәк, яхшыга түгел, дип белдерелә «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе»ндә.
Әгәр дә төшеңдә биш алтын күрсәң, бишвакыт намазыңны җәмәгать белән укырсың.
Күп алтын тәңкәләр күрсәң, хәзинә, хикмәт, хөкемдарлык, гөнаһлардан котылудыр, диләр.

Ана
Әгәр дә төшендә бер кеше үзенең анасын күрсә, диелгән «Төхфәтел-мөлек» тә, бу төше аңа рәхәт һәм зыялы тормышны дәгъва итәр, бөтен кешеләрнең хөрмәте шушы төшне күрүчегә ирешер.

Анар (гранат)
Төштә анар күрсәң, ягъни гранат җимешен, хатын һәм хәерле мал белән юралыныр.
Төшеңдә анар агачын күрсәң, кулыңа хәләл мал керер.

Апельсин
Апельсин (түрәнҗ) агачын төшеңдә күрсәң, яхшы адәм белән дус булырсың һәм дә өйләнерсең, ди Мөхетдин бине Гарәби.

Аракы
Төшеңдә аракы эчеп исерүеңне күрү—кайгы һәм хәсрәт ул. Дөнья эшенә хирысланырсың һәм Ахирәт гамәлләреннән читләшерсең, денсез булырсың, диелгән «Төхфәтел- мөлек» китабында.
«Төшеңдә аракы эчеп исерү—кулыңа хәрәм мал керү, байлык ул», — ди Мөхетдин бине Гарәби.

Ат
Төшеңдә ат күрү — яхшыга һәм сөенечкә. Әгәр дә бу ат шул төш күрүченең аяк киеменә баскан яки абынган хәлдә күренсә, яисә абынса, бәхет һәм рәхәтлеккә юралына, дип өйрәтелә «Төхфәтел-мөлек»тә.

 

Фото: proprikol.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төшләр