Фирдүсә Әюпова: «Абдулла Алишка барып тоташкан шәҗәрәләр дә тәкъдим ителде»
Яңалыклар тасмасы

Фирдүсә Әюпова: «Абдулла Алишка барып тоташкан шәҗәрәләр дә тәкъдим ителде»

Гамьле әңгәмә.

«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы Чаллыда күчмә утырыш үткәрде. Чарада Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән һәм Төркиядән килгән мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар шәһәребезнең милли тәрбия өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты. Күчмә утырышның ничек узуы, кунакларга нинди эшләр тәкъдим ителүе һәм алда нинди планнар булуы турында «Ак калфак» оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе, Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова белән сөйләштек.

– «Ак калфак» оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә «Шәҗәрә – нәсел ыруым» дигән илкүләм бәйге үткәрде. Мәгълүм булганча, анда төрле төбәкләрдән 150дән артык эш килде. Алар төрле номинациядә билгеләнеп үттеләр. Безнең лицейда бәйгенең йомгаклау тантанасы булды. Монда җиңүче гаиләләр килгән иде.

Шәҗәрә – күчмә утырышның төп темасы булды. Шуңа күрә лицеебызда һәрбер гаилә үзенең шәҗәрәсен эшләде. 12-15әр буынны үз эченә алган шәҗәрәләрдән стендлар ясап куйдык һәм алар турында кунакларга сөйләргә гаиләләрне чакырдык. Алар арасында язучы Абдулла Алиш, көрәшче Раббани Шәрипов һәм башка күренекле шәхесләргә барып тоташкан шәҗәрәләр дә бар иде.

Кайберләре еллар буе архивларда утырып, әтиләре, әниләре ягыннан да ясаганнар. Без бу чарага уку йортыбызның шәҗәрәсен төзедек. Һәр директор үзенекен әзерләде. Ул җитәкчелек иткән чорда нинди традицияләр булган, алар сакланганмы? Стендлар ясап, шулар турында сөйләдек.

«Акыл» өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче балаларыбыз шәҗәрә төзү буенча программа уйлап таптылар һәм бер егетебез күренекле Гали Акышның шәҗәрәсен эшләгән иде, аның гаиләсенең фотоларын җанландырып күрсәтте. Күренекле хатын-кызларыбыз турында күргәзмә дә оештырылган иде. Укучылар алар турында да сөйләделәр. Шул рәвешле кунакларыбызны лицеебызның эшчәнлеге белән таныштырдык.

– Алар тагын кайларда булдылар, нинди чараларда катнаштылар?
– «Эврика» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы вәкиле Гөлфия Хәлиуллинаның 100 борынгы сөлгедән торган күргәзмәсен күрсәттек. Аннары Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Бәхет эзлим» спектакленең премьерасын карап, фикер алыштык.

– Мәдәни чаралардан тыш, мәгариф учреждениеләрендә булдыгызмы?
– Ике төркемгә бүленеп, «Алсу» һәм «Көнбагышкай» балалар бакчаларында, 2нче һәм 29нчы гимназияләрдә булдык. Һәр учреждениедә шәҗәрә темасы дәвам итте. Шәҗәрә ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр, гаиләләрне чакырганнар иде. 2нче гимназиядә нәсел агачын ясау буенча дәресләр үткәрделәр. 29нчы гимназиядә театр түгәрәге, музейлары турында сөйләделәр. Кыскасы, һәр учреждение балаларга милли тәрбия бирү буенча тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Пленар утырышта нинди темага фикер алыштыгыз?
– Анда «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова шәҗәрә төзү бәйгесенә йомгак ясады. Безнең учреждение җитәкчеләренә рәхмәт әйтеп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Шөкер, кунакларыбыз «тәҗрибә алдык» дип, канәгать булып таралыштылар. Төркиядәге Айзирәк Акчура үзенең китабын бүләк итте.

– Сез бу чарага махсус әзерләндегезме?
– Чаллыда милли тәрбия юнәлешендә кунакларга бер атна күрсәтерлек эшләребез бар. Аларның берсе дә махсус бу чара өчен әзерләнмәде. Алар ел саен башкарыла торган чаралар. Без булганны күрсәттек кенә. Шуңа күрә безнең милли тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеккә югары бәя бирделәр дә.

– Фирдүсә ханым, Чаллының «Ак калфак» оешмасы тагын ниләр эшләргә җыена?
– Әниләр көне уңаеннан «Ак калфак»лылар әзерләгән «Кайтыгыз, көтәбез» спектаклен «Эврика» мәдәният үзәгендә балалары махсус хәрби операциядә һәлак булган әниләргә, хатын-кызларга һәм җитәкчеләргә күрсәтергә җыенабыз.

Мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена да махсус чара әзерлибез. «Эврика» үзәге – Чаллыда татар телендә Яңа ел тамашалары әзерләүче бердәнбер мәдәният коллективы да булып тора. Без ел саен балаларны шушы бәйрәмгә дә алып барабыз.

Алдагы планнарыбыз арасында лицейда Гали Акышка багышланган конференция үткәрү нияте дә бар. Шулай ук Татар конгрессы белән берлектә халыкара «Иҗат» балалар фестивале оештырырга телибез. Анда үзләре әсәр язучылар гына түгел, ә укыган әсәрләрен сөйләү, аларга карата үз фикерен белдерү номинацияләрендә катнашучылар да булачак. Фестиваль җиңүчеләрен үзебезгә чакырып, язучылар белән берлектә мастер-класслар үткәрергә уйлыйбыз. Аларга ТР Язучылар берлеге һәм Татар конгрессы белән берлектә бүләкләр тапшырылачак. Бу чараны киләчәктә матур традициягә әйләндерергә телибез.
 


«Ак калфак»

Нет комментариев