Хәтта ташны да эретә...
Киңәш-табыш.
Авырып китсәк, аптекага йөгерәбез, кайчак бәясенә дә карап тормыйбыз. Файдасы гына тигәндәй булсын. Табипка эләгергә чират көткәнче, «дәвалана» торабыз. Әллә кай җирләрдә үскән, исеме дә таныш булмаган үләннәрне сатып алып, кулланабыз. Ә бит чынлап карасаң, үзебезнең туфракта безнең белән үскән күпме файдалы үләннәр бар. Әйтик, кычыткан. Кагылуга ук чагып ала, тәнгә бик тиз керә торган үсемлек каны бар анда. Җир яшерми, бездән кызганмый бу файдалы үсемлекне – озын кышлар үтеп, яз җитүгә иң беренче аяк астыбызга шушы дару үләнен сала.
Чәчең коеламы, буыннар сызлыймы, тәнең кипшереп, сулып китәме – кычыткан суы хәл кертә, биткә нур куна, өч атнадан йөзнең төсе үзгәрә, буыннар «шыгырдамый» башлый, чәч ялтырап, җанланып китә. Бөерләрне яңгыр югандай чистарта. Авылда үскән кешеләрнең хәтерендәдер әле: безнең бабайлар кычытканнан пиннек ясыйлар яки кипкән кычытканны каен себеркесенә кушып бәйлиләр иде. Сугыш чоры балалары ачлыктан коткарган кычытканлы ашны хәтерли булыр.
Кычыткан – көчле антиоксидантлар чыганагы, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә. Яман шешкә каршы көрәштә ярдәме бар. Ул тимергә бай, гемоглобинны күтәрә, анемиягә каршы нәтиҗәле чара булып тора. Бәвелне куа, андагы инфекцияне чыгара. С витаминына бай булганлыктан, салкын тиюдән файдасы бар.
2013 елда чыккан ЗОЖдан түбәндәге язманы күчереп алганмын:
«Авыртынып табипка баргач, үт куыгында таш барлыгын белдем. Алай бик эре ташлар түгел, әмма табип алар зурая барса, операциясез булмый, дип кисәтте. Күршем дә бу авыруга юлыккан булган, үзе дәваланган даруны алып керде һәм ничек ясарга кирәклеген өйрәтте. Бу кычыткан тамырыннан ясалган сироп иде, – дип язган ул. – Әлеге сироп ташны гына эретеп калмый, үткә оешырга ирек бирми, үт куыгының эшчәнлеген яхшырта. Ярты ел дәваландым һәм ташлар юкка чыкты».
Рецептын да язган: «1 аш кашыгы вакланган кычыткан тамырына 1 стакан сироп (1 литр суга 300 г шикәр салып ясала) салып, 15 минут кайнаттым. Суынган сиропны ашар алдыннан көненә 3-4 тапкыр эчтем. Курс – 3 атна, аннары ике атна тәнәфес. Шуннан соң дәвалануны дәвам итәсең. Шунда кычыткан яфракларын ашларга, салатларга өстәргә дә күнектем. Ул чыннан да витаминнар һәм микроэлементлар капчыгы».
Заһидә Нәбиуллина / фото: кычыткан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев