Хатларда тормыш тег белән яңалыклар
-
Бассейннар күп, бәясе арзан түгел
Чаллыда соңгы елларда спорт корылмалары күп төзелә. Бассейннар да шактый. Әмма бәяләре гади халык өчен түгел, сәгате 250-300 сум тора. Әле бит аларга җәмәгать транспортында утырып барып кайтырга тагын 100 сум кирәк.
-
Кайда сез, тәрбиячеләр?
Балалар бакчаларында тәрбиячеләр җитми. Миңа калса, алар хезмәт хакының түбән булганы өчен генә түгел, кайбер ата-аналарның шикаятьләр язып теңкәләренә тигәнгә дә эштән китәләр.
-
Хастаханәгә барырга куркалар
Без коронавирус инфекциясе башлангач та, әнием белән икебез дә чирләдек. 2нче хастаханәгә эләктек. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме, табибларның тырышлыгы белән мин бу чирне җиңдем. Ә 77 яшьлек, үз тормышын алып бара торган әнием, шикәр чирле булганга үлеп китте.
-
Этнең ни уйлаганын белеп булмый бит
Бервакыт күршебездә берөзлексез өрүче көчек барлыкка килде. Панель йортта һәр аваз ачык ишетелеп торганлыктан, без шул эт тавышына йоклап китә алмый газапландык, ул өргән тавышка уяндык. Тоташ чәңгелдәп ачуны китерсә дә, исеме бик матур үзенең – Мәрҗән. Күршедәге яшь хатын аны култык астына гына кыстырып, урамга алып чыга, шулай күтәреп, иркәләп кенә алып керә иде.
-
Нигә пычраталар икән?
Шәһәрдә җир асты юлларының күпчелеге төзек, матур. Әмма кешеләргә аларның чиста, якты булуы ошамый күрәмсең, юкса диварларны ямьсез рәсемнәр белән буямаслар иде.
-
Юкка борчылган
Шәһәр малае Алмаз бездә эретеп ябыштыручы булып эшли. Моннан 5-6 ел элек авыл кызына өйләнеп, матур тормыш корды. Хәзер ул белән кыз үстереп яталар. Узган атнада, графиктан тыш эшләгән көннәре өчен атналык ял сорап, гариза язып кергән иде.
-
«Мулсалский чәй»
Чәй эчәргә утырган саен әтиемнең апасын еш искә алабыз. Шаян, тапкыр сүзле иде мәрхүмә.
-
Яшь вакытта сизелми
Элек булган хәлләрне искә төшерәм дә, шаккатам. Әй тырыштык, әй чаптык. Эштә әбәд сәгате башлануга, хезмәттәшем белән кибеткә китә идек, чөнки бу вакытта берәр дефицит товар чыгаралар. Аны чират торып алабыз да, өйгә кайтарабыз. Кайткан-кайткан дип, шул арада кер дә сыгып алабыз.
-
Әтиебез кебек кадерле ул
Безнең балачагыбыз табигатьнең иң матур кочагында урнашкан Зәй районы Бигеш авылындагы балалар йортында үтте. Күп еллар узса да, чәчләргә чал керсә дә без бер-беребезне, бер ояда үскән туганнарча, сагынып, очрашулар оештырабыз.
-
Әйбәт гадәт башкаларны ияртә!
Тормыш китабым битләрендә күбесенчә транспортта булган, күргән, ишеткән вакыйлар урын ала. Көн дә эшкә барып кайтыр өчен сәгать ярым диярлек вакытны шәһәр транспортында уздырам. Шул вакыт ниләр генә күрмисең, ишетмисең.
-
Матур язганнарны яратып укыйм
Газеталарда татар теле, ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү турында күп язалар, күп кенә киңәшләр бирәләр, шуларны бик яратып укыйм, чөнки гомер буе татар әдәбияты укып яшәдем.
-
Гади тормышны сагынам мин
Тормышыбыз бик тынгысыз хәзер, һәрвакыт ниндидер яңалыкны, үзгәрешне өйрәнеп торырга кирәк.
-
Табибларга Аллаһ ярдәм бирсен
Коронавирус йоктырып 2нче хастаханәдә ятып чыктым һәм табиб, шәфкать туташларына Аллаһ ярдәм, сабырлык бирсен дип чыктым.
-
Алдыйлар
Бер килограмм һәм бер литр дигән үлчәү берәмлекләре кулланудан юкка чыгып бара бугай. Азык-төлек җитештерүчеләр ваклап сату күләмен киметәләр, ә бәяләр арта тора.
-
Гаҗәп хәлләр
Сирәк булса да җәмәгать транспортында йөрим һәм шаккаткыч хәлләрнең шаһиты булам.