Хатларда тормыш тег белән яңалыклар
-
Күпмегә җитәр?
«Безнең ишегалды» программасы буенча без яшәгән 46/11 йорты алдын да тәртипкә китерделәр.
-
Компотмы, лимонадмы?
Быел җәй коры килсә дә, чия, карлыган уңышы шәп: ботаклары сыгылып тора. Бер як күршеләребезнең ун-унике яшьләрдәге балалары да чия җыярга чыккан. Әниләренә булышканнары өчен мактап алдым үзләрен.
-
Серле чир
Быел февраль азагында бер танышымның авырып китүе турында ишетеп хәлен белергә кергән идем, буыла-буыла йөткерә.
-
Сәгатьне күчерсеннәр иде
Мин Татарстанга Башкортстаннан күчеп килдем. Анда кояш вакыты белән яшиләр, бик уңайлы. Кышкы кыска көннәрдә дә иртәнге сигездә эшли башлыйлар, тагын ярты сәгатьтән көн яктыра. Кичке дүрт тирәсендә генә караңгы төшә. Ә Татарстанда сәгать бердә төшке аш ашыйсың да, тагын бер сәгатьтән инде караңгы була.
-
Күмер агарта
Без яшь чакта пасталар булмады, тешләрне агач күмере белән ышкып агарта идек дип сөйләгән иде әнием мәрхүмәкәй. Үзем дә шулай чистартып карадым, ошады.
-
Рус кызы таң калдырды
Ял көнне булган вакыйга һич башымнан китми. Эштән троллейбуста бер сәгать чамасы яшь гаилә белән бергә кайттык. Мин алгы урындыкка утырдым. Ир-белән хатын минем каршымда, ә бик тә ягымлы, 5 яшьләр чамасындагы матур кызчык алар артында берүзе тәрәзәдән шәһәрне күзәтә, кибетләрнең күрсәткеч такталарын - вывескаларны укып бара.
-
Укытучыдан үч алу теләге белән янды ул, аның урындыгына яшерен генә кнопка куйды
Ярты гасыр элек булган үсмер чак вакыйгалары искә төште әле. Җиденче класста укыган чак. Безне тарихтан үзен хәрбиләрчә төгәл тоткан, гел пөхтә костюм-чалбардан, галстуктан йөрүче абруйлы укытучы абый укыта иде. Аны колхозга партоешма секретаре итеп билгеләделәр. Алмашка үзебездән әз генә олырак булган яшь укытучы кыз – Рузаля апа килде.
-
Бер төсле булмасын
Шәһәрдә яшәсәк тә, туган авылыбызга үзара салымны ел саен түләп барабыз. Аның бар кешегә дә бер төрле булуы дөрес түгелдер, минемчә.
-
Гади тормышны сагынам
Тормышыбыз бик тынгысыз хәзер, һәрвакыт ниндидер яңалыкны, үзгәрешне өйрәнеп торырга кирәк. Әйтик, бер туганым мәктәптә математика укыта. БДИлар үтеп, исәпсез күп отчетлар тапшырганнан соң, тәмам арып-талып, җәйге каникулда тынычлап ял итәрмен дип хыялланган иде. Кая ул!
-
Өлкәннәрне аңлап булмый
ГЭС бистәсеннән автобуска утырып, яңа шәһәргә эшкә йөрим. Бер көнне мондый күренешкә тап булдым: алгы утыргычта өлкән яшьтәге ханым белән ун-унике яшьләр чамасындагы малай утыра. Бала кулындагы айфонына текәлгән. Берничә тукталыш үтүгә, автобус кеше белән тулды.
-
Барысы да сатылса да
Ирем белән авылда икәү генә яшибез. Балалар шәһәрдә. Бакчаны буш калдырасы килми: бәрәңге, төрле яшелчәләр, утыртабыз. Эше бик күп: су сибәсе, ашлыйсы, чүбен утыйсы, корткычлары белән көрәшәсе, кышка хәстәрлисе. Нык арыта.
-
Әбиләр алай киенмәгән, имеш
Минем озын күлмәк кигән, башына яулык япкан кызларны “безнең әбиләр болай киенми иде, гарәпчә төренгәннәр” дип гаеп итүчеләрне ишеткәнем бар.
-
Укол кадасыннар иде
Мин яман шеш авыруы белән интегәм. Ашау-эчүем дә бетте. Тәнем һәм җанымның авыртуына чыдар хәл юк. Уколдан уколга кадәр газап чигәм.
-
Агач - куркыныч чыганагы
Без, яңа шәһәрнең 30нчы бистәсендә яшәүчеләр, 15нче мәктәп янындагы авыш агачларны күреп борчылабыз. Алар баганлардагы утны каплыйлар.
-
Мине эт тешләде бит
Хуҗасыз этләр, мәчеләр турында язмалар әледән-әле чыгып тора. Ә проблема һаман чишелмичә кала бирә.